Red Bull GmbH — Wikipedia

Red Bull GmbH (инглиз теленнән — «Кызыл үгез») — Австрия компаниясе, энергетика эчемлекләре җитештерүче (аларның иң танылганы — «Red Bull» газлаштырылган эчемлек). Автоспорт, велоспорт, сноубординг, мотоспорт, киберспорт, футбол һәм башка күп санлы спорт төрләре ярышларын оештыручы һәм спонсор буларак киң танылган.

Red Bull GmbH
Тармак эчемлекләр җитештерү[d] һәм медиа тармагы[d]
Нигезләнү датасы 1 апрель 1987[1]
Логотип
Сурәт
Нигезләүче Дитрих Матешиц[d] һәм Чалео Йювидья[d]
Менеджер/директор Дитрих Матешиц[d]
Дәүләт  Австрия
Оештыру-хокук формасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять[d]
Гомуми керем 5 044 000 000 €
Саф керем 650 000 000 €
Операцион керем 1 300 000 000 €
Бәйле оешмалар Red Bull Racing Team[d], Ред Булл[d], Скудерия Альфа Таури[d], Thalheimer[d] һәм Red Bull Records[d]
Моның хуҗасы Ред Булл[d], Нью-Йорк Ред Буллз[d], Ред Булл Брагантино II[d], ЕНС Мюнхен[d], Ред Булл Арена[d], Ред Булл[d], Ред Булл Гана[d], Лиферинг[d], Нью-Йорк Ред Буллз II[d], Red Bull athletes database[d], Ред Булл Брагантино[d] һәм Скудерия Альфа Таури[d]
Штаб-фатирының урнашуы Фушль-ам-Зе, Австрия
Хезмәткәрләр саны 12 239 (31 декабрь 2018)
Җитештерә Red Bull[d]
Рәсми веб-сайт redbull.com(алм.)(ингл.)
Нинди веб-биттә тасвирланган fundinguniverse.com/company-histories/red-bull-gmbh-history/(ингл.)
Хезмәт күрсәтү зонасы бөтен дөнья[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 14 000 000 ± 99 999[2]
 Red Bull GmbH Викиҗыентыкта

Компания тарихы үзгәртү

1982 елда, Көнчыгыш Азия буенча командировкада булганда, Дитрих Матешиц анда киң таралган энергетика эчемлекләре белән кызыксына. Ул Таиландта танылган «Krating Daeng» (тай теленнән — «Кызыл үгез») маркасына һәм Таиландта эчемлекнең башлангыч вариантын җитештерә торган «Taisho Pharmaceuticals» фирмасы (Япония) рецептын куллануга лицензияле хокуклар сатып ала.

1984 елда Матишец Австриянең Фушль-ам-Зе шәһәрендә урнашкан «Red Bull GmbH» компаниясенә нигез сала. Рецептны яхшыртканнан (эчемлекнең төп ингредиентлары кофеин һәм таурин кала, әмма азрак шикәр һәм күбрәк газ була[3]) һәм маркетинг программасын үстергәннән соң, 1987 елда базарда эчемлек барлыкка килә. Бүген «Red Bull» 160 тан артык илдә сатыла.

2001 елда кофеин һәм таурин микъдары югары булу сәбәпле (катнашманы куллану нәтиҗәләре әлегә кадәр комплекслы өйрәнелмәгән) «Red Bull»ны Франциядә һәм Даниядә сату тыела[4].

2008 елның 1 апреленнән, тауринны башка аминокислотага — аргининга (arginine)[5] алыштырганнан соң Франциядә «Red Bull» сатуы яңадан торгызыла[6].

Компаниянең әйләнеше 2002 елда — 626 млн евро, 2004 елда — 1,668 млрд евро һәм 2006 елда 2,6 млрд евро тәшкил иткән. 2004 елда бөтен дөньяда 1,9 миллиардка якын банка «Red Bull» кулланылган (һәр секундка якынча 60 данә). 2006 елда бу сан 3 тапкырга арткан.

Россиядә «Red Bull» эчемлеге 1998 елдан бирле бар, 2007 елда аңа базарның 23,9% ын караган («PepsiCo»ның «Adrenaline Rush»тан ике тапкыр диярлек калышкан)[7].

Маркетинг үзгәртү

Компания Формула-1дә «Red Bull Racing» һәм «Alpha Tauri» командаларының һәм «Нью-Йорк Ред Буллз», «БР Лейпциг», «Ред Булл Зальцбург» һәм «Ред Булл Бразил» футбол клубларының хуҗасы булып тора. Шулай ук «Red Bull Air Race World Series» аэробатика буенча чемпионатны һәм «Red Bull Flugtag» үзешчән очу аппаратлары чемпионатын оештыручы.

Галерея үзгәртү

Спорт үзгәртү

Автоспорт үзгәртү

  • Формула-1
    • Red Bull Racing
    • Alpha Tauri
  • Ралли буенча дөнья чемпионаты
    • Citroën Total WRT (команда спонсоры)
  • Ралли-рейдлар. «Дакар» раллие
  • GP2
    • Arden International
    • iSport
    • ART Grand Prix
  • Формула-2
    • Red Bull
  • DTM
    • Red Bull Audi A4 DTM

Футбол үзгәртү

Киберспорт үзгәртү

  • Red Bull ECL 2013 Grand Finals
  • Startale SC2
  • OPL[8]
  • OG
  • T1 (League of Legends)
  • Cloud9 (CS)
  • Copenhagen Flames (CS)
  • BIG - Berlin International Gaming (CS)
  • Team Spirit

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://web.archive.org/web/20190903001031/https://www.redbull.com/us-en/energydrink/company-profile
  2. Интерфейс программирования приложения YouTube
  3. RedBull.com Ингредиенты
  4. Дикая энергия. E-NEWS
  5. RedBull.fr Ингредиенты. әлеге чыганактан 2008-04-23 архивланды. 2008-04-14 тикшерелгән.
  6. Red Bull легализовали во Франции. BrandNews, 01 апреля 2008(үле сылтама)
  7. Екатерина Трофимова. Живая вода // Журнал «Секрет Фирмы», № 10(242) от 17.03.2008, http://www.kommersant.ru/doc.aspx?fromsearch=bbea3c40-e392-44c9-bda1-51b76a253e72&docsid=866390
  8. Arvind Hickman (19 апреля, 2016). The remarkable rise of eSports: A golden opportunity for brands - AdNews. adnews.com.au. 2016-08-23 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү